Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Казаклар авылында «Ягез әле, әниләр!» дип исемләнгән кичә булып узды

Кичә, ягьни 28 ноябрь көнне, Казаклар авылы клубында «Ягез әле, әниләр!» дип исемләнгән кичә булып узды.

Чараның, һәр ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнеп үтелүче Халыкара Әниләр көне уңаеннан үтүен аңлагансыздыр инде. Чара бәйге форматында узды һәм биредә Казаклар авылыннан Ландыш Аскарова белән Ләйсән Мөхәммәтҗанова, Олы Кибәхуҗадан Рәфилә Хуҗина белән Айсылу Мөлекова көч сынашты. 

Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылган бәйрәм кичәсендә газиз әниләребез өчен, авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан матур шигырьләр яңгырады, җырлар җырланды, чара уен-көлке белән үрелеп барды.  Конкурсантлар,  чараны оештыручылар  авыл клубы мөдире Мөнәвәр Мөхәммәдиев белән китапханәче Альбина Рахматуллина әзерләгән  алты биремне дә төгәл итеп башкарды, алар җитезлектә дә, осталыкта да, иҗади яктан да сыналдылар. Әлбәттә, алар арасыннан иң – иңен сайлап алу хөрмәтле жюирга да авыр булгандыр. 

- Кызлар барсы да  уңганнар, осталар, кайсындыр аерып та әйтә торган түгел. Үзегез  дә бәя биргәнсездер. Шушылай сәхнәгә чыгып, шушындый уеннар күрсәткән өчен бу кызлар инде җиңүчеләр. Барыгызга да рәхмәт, кызлар. Алга таба да шулай матур итеп яшәгез, бәхетләр сезгә, – диде жюри рәисе Гөлгенә Солтангәрәева. 

 

Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: 

 «Иң зирәк әни» – Айсылу Мөлекова 

  «Иң уңган хатын» – Рәфилә Хуҗина 

  «Иң җитез әни» – Ләйсән Мөхәмәтҗанова 

  «Иң заманча әни» – Ландыш Аскарова  

Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы  Ирек Заһидуллин да  залда утыручы әниләргә иң изге , җылы теләкләрен җиткерде һәм бәйгедә катнашкан әниләргә,  әлеге авыл җирлегенә депутат итеп билгеләнгән  А.С.Боронихин ярдәме белән алынган  истәлекле бүләкләр дә тапшырды. 

- Матур итеп, күп итеп җыелып килгәнсез, рәхмәт. Бүген көндез  депутатыбыз Андрей Сергеевич белән махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әниләрен һәм тормыш иптәшләрен дә  бәйрәм белән котлап үттек. Залда утыручы барлык әниләребезне дә  бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә саулык – сәламәтлек телим, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телим, – диде ул.

Чараның программасы бик көчле иде, күптән әлегедәй форматтагы бәйрәмнәр сагындырган икән, дип уйлап куйдым. Шунысы да  сөендерә – зал шыгрым тулы иде.  Ике сәгатьтән артык  барган тамаша  бер дә талчыктырмыйча,  ихлас кул чабулар белән үрелеп барды. 

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев