Казанда «Җиңү классикасы» театр конкурсына йомгак ясалды
Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан уздырылган конкурсның финалы Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында үтте.
Биредә республиканың төрле районнарынан килгән мәктәп театр коллективлары үзләренең остазлары һәм профессиональ режиссерлар җитәкчелегендә әзерләнгән спектакльләр тәкъдим иттеләр. Чарада Теләчедән район туры җиңүчеләре — Олы Мишә мәктәбенең «НУР» коллективы катнашты. Алар мәртәбәле жюрига фронтовик язучы Әмирхан Еникинең Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Бер генә сәгатькә» спектаклен күрсәтте. Нәтиҗәләре дә уңышлы: кызлар һәм егетләр әлеге республикакүләм конкурста 3 урын яулады! Җитәкчеләре: Олы Мишә мәктәбе укытучылары Ф.З.Хамидуллина һәм Р. Х. Мухаметова. Афәрин! Котлыйбыз!
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы телләр буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев