Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Киләчәк» яшьләр үзәгендә яшьләр өчен медиаинтенсив узды

«Киләчәк» яшьләр үзәгендә яшьләр өчен медиаинтенсив узды. Аны Алдынгылар хәрәкәте оештырды.

Мастер-класста Хәрәкәтнең төбәк советы рәисе урынбасары Диләрә Галеева балалар белән контентны ничек дөрес төзү, шәхси блог алып бару серләрен сөйләде һәм ачык контент булдыру буенча киңәшләре белән уртаклашты.

«Туган телләрдә блоглар» проекты һәм татар телендә блог алып бару турында белемнәрне яшь SMM белгеч Раушан Нигъмәтҗанов җиткерде.

Катнашучылар социаль челтәрләр өчен дизайн сайлау нечкәлекләре һәм мәгълүмат бирүнең нәтиҗәле форматлары турында белделәр. Алдынгылар хәрәкәтенең медиа юнәлешен үстерү өчен үз идеяләрен дә актив тәкъдим иттеләр. 

Ә аннары махсус кунак — блогер Илнариус Татариус (Илнар Идрисов) белән әңгәмә узды. Ул үзенең блогерлык юлы белән таныштырды, яшьләрнең йөзләгән сорауларына җавап бирде.    Бүгенге алган  медиабелемнәре яшьләргә киләчәктә файдалы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев