Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кисәтү мәсьәләләре каралды

Бүген, ягъни 23 август көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында терроризмага каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узган утырышта район мәгариф учреждениеләрендә терроризмга каршы көрәшнең торышы, 1 сентябрь - Белем көне тантаналары вакытында җәмәгать тәртибен саклау,  районда миграция эшенең торышы һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә терроризмга һәм экстремизмга көрәш һәм аларны кисәтү мәсьәләләре күтәрелде. 

Әлеге темалар һәм юнәлешләр буенча утырышта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, район эчке эшләр бүлегенең өлкән оператив хезмәткәре, полиция капитаны Ленар Рәфыйков,  район миграция пункты җитәкчесе Айнур Зиннәтуллин һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин чыгыш ясады. 

Утырыш азагында мәгълүм чыгышлар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев