Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кисәтүдә барлык чаралар да яхшы

Бүген, ягъни 17 март көнне, район Советының утырышлар залында юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган  утырышта әлеге теманы яктыртып, юл хрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсе җитәчесе вазифаларын башкаручы, полиция  өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлеге җитәкчесе Илнур Ярмиев, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков һәм  Казан шәһәреннән килгән территориаль идарә начальнигы Наил Агишев чыгыш ясады. Соңыннан,  кешеләр язмышы аша юл-транспорт фаҗигаларының аяныч нәтиҗәләрен тасвирлаган видеофильм күрсәтелде.  
Утырышта йомгаклау сүзе белән район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илшат Зарипов һәм  муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Соңгысы, утырышта күрсәтелгән видеофильм уңаеннан: “Юл-транспорт фаҗигаларын булдырмый калуда һәм аларны кисәтүдә барлык ысуллар да яхшы. Әлеге фильмны районыбыз оешма-предприятеләрендә, бигрәк тә автомобиль йөртүчеләр алдында  күрсәтеп, Интернет челтәрендәге төркемнәргә куеп чыксак, аеруча отышлы булачак. Бик тәэсирле фильм”, -  дип белдерде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев