Урак - 2024
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче”, “Алан” ширкәтләре, “Низамов М.Х.”, “Әхмәтова Г.Ф, крестьян-фермер хуҗалыклары кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайттык.
Бер уңайдан, идарә җитәкчесе соңгы биш көндә урып-җыю эшләрендә нәтиҗәле хезмәт куйган игенче-механизаторларга кызыксындыру премияләре һәм “Урак батыры” Мактау билгеләре (вымпеллары) тапшырды. Алар: Фоат Дәүләтшин, Ильяс Җәләлетдинов, Рәмис Хәнәфиев (“Август - Теләче” ширкәтеннән), Әнвәр Мөхәммәтшин (“Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан), Айрат сабиров белән Рамил Сибгатуллин (“Алан” ширкәтеннән). Фоат Дәүләтшин, Ильяс Җәләлетдинов, Мәүлетҗан Хәбибуллин (шулай ук “Август - Теләче” ширкәтеннән) иген суктыруда бүген лидерлар.
Бүген район хакимияте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан урып-җыю эшләрен югары сыйфат белән оптималь срокларда тәмамлау бурычы куела. Үзеңнең комбайннар, тагылма машиналар һәм эшче көчләр җитешмәгәндә, читтән яки булмаса, урагы тәмамланган күрше хуҗалыклардан җәлеп итү дә хуплана. Чөнки синоптиклар сентябрь башында кабат яңгырлар башланачагын вәгъдә итә. “Август - Теләче” ширкәтендә бөртекле культураларны урып-җыю эше иртәгә-берсекөнгә төгәлләнәчәк. Җаваплылыклары чикләнгән “Игенче” “Алан” ширкәтләрендә дә суктырасы иген мәйданнары санаулы гектарларда гына калып бара, алар да әкренләп финиш сызыгына якынлашалар. Ә менә “Әхмәтова Г.Ф,” крестьян - фермер хуҗалыгында, “Шәрәфиев Р.З.” шәхси предприятиесендә урып-җыю эшләре темпын кичекмәстән тизләтү кирәк. Соңга калу тагын да күбрәк югалтуларга гына китерәчәк. Шунысы игътибарга лаек, бер район биләмәсендә, бер үк шартларда эшләп килүче хуҗалыкларның игенчелектәге хезмәт күрсәткечләре генә төрле. Кем әйтмешли, төрле авылда төрле әттәхият. Кемдер бер гектардан 40 центнер иген уңышы җыеп алса, икенчеләренке - 25, өченчеләренке - 16 центнер гына. Барысының да максаты бер - җирдә нәтиҗәле эшләп, мулрак уңыш алып, хуҗалык кассасын баету булырга тиеш ләбаса.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев