Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Көрәшеп, ныгып үсәләр

Бүген, ягъни 3 октябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында 2008 - 2010 елларда туган юниор һәм юниоркалар, 2011 -212 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар, 2013 - 2014 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында кул көрәше (армрестлинг) буенча район Беренчелеге булып үтте.

Традицион ярыш районда кул көрәше спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максатыннан үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары Айрат Әхмәт улы Кыямов билгеләп узганча, әлеге ярыш спортның кул көрәше төре белән шөгыльләнә генә башлаган укучыларны барлау, аларга  юл күрсәтү, ә билгеле бер дәрәҗәдә  осталыкка ирешкәннәрен республикакүләм ярышларга, ачык турнирларга сайлап алу ярышы да булып тора.

Түбәндәге фоторәсемнәрдә  ярышта шәхси беренчелектә җиңү яулаган, призлы урыннарга лаек булган укучыларны, командалар беренчелегендә алдынгы урыннарга ирешкән командаларны  бүләкләү тантанасын күрәсез. Укучыларга диплом һәм медальләрне,, җиңүче командаларга кубокларны  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, “Теләче” спорт мәктәбе директоры Азат Шәйхетдинов һәм ярышларның баш хөкемдары Айрат Кыямов тапшырды.   

Бу хакта һәм ярышның ничек үтүе турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

  Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев