Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Күкчә авылында балалар өчен сабан туе узды

Кичә җәйнең матур, кояшлы иртәсендә Күкчә авылында балалар өчен сабан туе уздырдылар.

- Балачак сабантуена бал корты Мая килде. Ул нәниләргә күңелле уеннар, ярышлар оештырды. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, зур бүләкләргә ия булдылар. Көрәш ярышында авылыбыз егетләре бик теләп бил алыштылар. Төп батыр булып Закиров Азамат калды һәм төп приз – тәкәгә ия булды. Шәйхетдинов Айдар һәм Роза апалары пешергән тәмле плов, шашлык һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәмгә әти- әниләр дә зур өлеш керттеләр. Бәйрәмнн ештыруда ярдәм иткән һәр кешегә һәм иганәчеләр - Фасхетдинов Алмаз,Зиннатов Айнур, Фазылҗанов Илдар,Насыйбуллин Алмазларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Дөньялар тыныч булып киләсе елга да үткәрергә насыйп булсын иде шушындый күңелле бәйрәмнәрне, – дип хәбәр итә безгә авылның мәдәният хезмәткәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев