Күкчәдә «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән митинг узды
Район яңалыклары

Күкчәдә «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән митинг узды

7 май көнне Күкчә авылында «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән митинг булып үтте.

- Бәйрәмне әрвахларга дога кылып Халиуллин Рафыйк абый башлап җибәрде. Әлеге чарада халыкны Алан авылы җирлеге башлыгы Зиннатов Айнур Рашит улы, районнан килгән кунак Хайруллина Альбина Илгизәр кызы, Алан авыл җирлеге депутаты Сергеев Антон Анатольевич, Алан урта мәктәбе директоры Гайбадуллин Илсур Бакый улы һәм ветераннар советы рәисе Хазиев Әхмәт Гәбделгазиз улы бәйрәм белән котлап үттеләр. Бәйрәмгә килгән авылдашлар укучылар һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт карады. Чараның икенче өлешендә бәйрәмгә җыелган кунаклар авыл клубына мул итеп әзерләнгән чәй табынына рәхим иттеләр.
Әлеге бәйрәмне үткәрергә матди ярдәм күрсәткән Һадиуллин Хәким Кәниф улына олы рәхмәтебезне белдерәбез,- дип хәбәр итте Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре.

 


Нет комментариев