Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Күңелем шигырь яза» бәйгесенә

Олы Мәтәскә авылыннан Гөлназ Шарипова шигыре.

Туган җирем синдә  канат ярдым,
Коштай очтым зәңгәр күгеңә.
Үткәннәрдән кайтып хатирәләр,
Хәтер сандыгыма үрелә.


Капка төбе саен кичләр җиткәч,
Җыелышыр иде әбиләр.
Чыр-чу килер иде бала-чага,
Күңелемдә калган мизгелләр.


Күз алдымнан һич кенә дә китмәс,
Ут уйнатып чапкан яшь тайлар.
Атка атланып абый белән бергә
Көтү көткән бәхетле чаклар.


Балачагым үткән яланнардан
Урап кайтам кайчак сагынып.
Яр буенда үскән талларыңа
Әй,елыйсы килә сырылып.


Туган ягым,һәр сукмагың якын,
Илһам алам чишмә суыңнан.
Язмыш әгәр ташласа да читкә,
Йөз чөерә күрмә кызыңнан.


Урам уртасында яңа мәчет-
Тыңлыйм һәркөн азан тавышын.
Мин яратам сине, туган авылым,
Сиңа бәйле минем язмышым.


Йөрәгемә минем шифа бирә
Алсуланып аткан һәр таңың.
Сиңа булган олы рәхмәтләрен
Ишет бүген газиз балаңның.
04.04.2023
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев