“Күңелем шигырь яза” бәйгесенә
Күкчә авылы китапханәчесе Сәлахова Илсөяр шигыре.
Теләче төбәге.
“Күңелем шигырь яза”,
Бәйгесен күреп алдым.
Күңелдәгене язарга,
Кулга каләмне алдым.
Хатирәләр яңарды
Әбием сөйләвеннән.
Моң яңгырады,
Әниләр көйләвеннән.
Бай мираска тиң син
Ямьле Теләче төбәге,
Һөнәрче - чигүчеләрең
Белән горурсың көйдәге.
Яз җитүгә батырларың,
Киң кырларга ашыга.
Яклый алдынгы кызларың,
Матур исемең купшыга.
Безнең Теләче төбәгенең,
Табигате бик гүзәл.
Матур, төзек өйләренең,
Кешеләре нык күркәм.
Бай мираска ия булып,
Яшик әле,яшик Теләчем!
Хәерле көн матур тормыш,
Бәхет телим әле Теләчем!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев