Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышкы юлда машинада имин йөрү өчен нишләргә?

Алданрак тормозга басу, ашыкмыйча гына йөрү, руль артында ышанычлы иттереп утыру, шәхси транспортта йөрми тору да кышкы юлларда имин булырга ярдәм итә.

Кыш көне асфальтка түбән температуралар йогынты ясый, машина тәгәрмәченең юлга ябышу үзлеге кими. Шуңа күрә тормозлау юлы арта, йөртүче һәрчакта да игътибарлы булырга, алдан тормозлый башларга тиеш», — ди белгечләр.

Кышкы юлда бар маневрны да алдан әзерләнеп эшләргә кирәк. Рульне кисәк кенә бору, газ педаленә кисәк басу машинаны тайгаклатып җибәрә. Кыш кына юлда полосалар алмаштырып йөрүдән тыелырга, маневрлар вакытында тизлекне киметергә кирәк.

 

Кисәк тормозлау һәм шуып китү булмасын өчен, блокировкалауга каршы система (ABS) ярдәм итә, ләкин машина шуа башласа, болай эшләргә кирәк:

алгы приводлы машинада:

  • газга басу көче шул килеш калсын,
  • рульне шуып бара торган якка каршы якка салмак кына иттереп борыгыз.

 

арткы приводлы машинада:

  • газ педален ычкындырыгыз,
  • рульне шуып бару ягына таба борыгыз.

 

машина тулы приводлы булса:

  • аякны газ педаленә баскан килеш калдырыгыз,
  • рульне шуып бару ягына таба борыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев