Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кышкы спорт бәйрәмендә

Бүген «Батыр» спорткомплексында, Теләче чаңгы базасында һәм «Дулкын» йөзү бассейнында. Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елына һәм Теләче районы торгызылуга 35 ел тулуга багышланган кышкы Спартакиада булып үтте.

Оешма – предприятиеләр, авыл җирлекләре  арасында  үткәрелгән ярышларны, кереш сүз белән, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин ачып җибәрде.

Тантанада ул Теләчедә яшәүче Сабировлар гаиләсенә торак сатып алу өчен Сертификат тапшырды.

Ярышта катнашучылар спортның чаңгы, аркан тарту, өстәл теннисы, бадминтон, кул көрәше, таяк тарту, гер күтәрү, йөзү, шахмат кебек төрләрендә көч сынаштылар. 

Бик кызыклы узган әлеге ярышларда командалар беренчелегендә беренче урынны Алан авыл җирлеге спортчылары яулады. Икенчек һәм өченче урыннарны Баландыш белән Иске Җөри авыл җирлеге командалары бүлеште. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев