Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды

27 август көнне Сауш авыл мәдәният йортында Теләче муниципаль район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.

 Китапханә һәм мәдәни-ял итү үчрежденияләренең агымдагы елның 7 айлык эшчәлегенә нәтиҗә ясалды.  Көн тәртибендә шулай ук мәдәният оешмаларының грантларда катнашу, сентябрь - ноябрь айларында узачак районкүләм “Милли ашлар”, “Минем гаиләм-минем байлыгым”, “Алар даны мәңгелек”- Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан узачак фестиваль-конкурсларга әзерлек,елның 4нче кварталына бурычлар куелды. 
ТМР Башкарма комитетының мәдәният бүлеге тарафыннан игълан ителгән "Янәшәдәге территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча иң яхшы мәдәният учреждениясе" район конкурсында: 3 урын - Күкчә авыл клубы һәм Күкчә авыл китапханәсе, 2 - урын Баландыш авыл мәдәният йорты һәм Баландыш авыл китапханәсе, 1 урын - Үзәк авыл мәдәният йортлары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев