Бүген, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов җитәкчелегендә, мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы булып узды.
Чара барышында районда Сабантуй милли бәйрәмен оештыруга һәм уздыруга анализ ясалды, тантананы әзерләүгә һәм уздыруга өлеш керткән катнашучыларга рәхмәт белдерелде. Шулай ук алдагы елларда Сабантуйны оештыруда аерым игътибар һәм эшләп бетерүне таләп итә торган төп моментлар да билгеләнде.
Моннан тыш, 20 июньдә Пермь өлкәсенең Барда районында Теләче районы җитәкчелеге һәм сәнгать осталары катнашында узачак Сабантуйга әзерлек эшләре каралды.
Җыелыш кысаларында, катнашучыларга «Пушкин картасы» проекты буенча күрсәткечләрнең үтәлеше турында мәгълүмат җиткерелде. Мәдәният учреждениеләре тарафыннан әлеге күрсәткечләрне яхшырту зарурлыгына аерым игътибар бирелде. Җәйге чорда, "Татарстанда җәй" проекты кысаларында планлаштырылган чараларны тулысынча үтәү, мәдәни инициативаларның Президент фондының грант конкурсларында катнашучылар санын арттыруның мөһимлеге ассызыкланды.
Нет комментариев