Мәгъсүм Фәйзиев истәлегенә көрәш буенча ачык традицион турнир узды
20 февраль көнне Саба районы Шытсу гомумбелем бирү мәктәбендә 2010 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Мәгъсүм Фәйзиев истәлегенә көрәш буенча ачык традицион турнир узды.
Ярышлар бик оешкан төстә үтте. Теләче спорт мәктәбе көрәшчеләре дә әлеге турнирда тренер-укытучылары җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-24 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Хәйретдинов Әхмәд (Баландыш) - 3 урын;
- 30 кг. - Әскәров Самат (Теләче) - 1 урын;
- 40 кг. - Галимҗанов Альмир (Теләче) - 1 урын;
- 45 кг. Сибагатов Самир (Баландыш) - 3 урын;
- 55 кг. - Мараков Ислам (Теләче) - 2 урын;
-60 кг. - Сафин Булат (Баландыш)- 2 урын, Еврошин Константин (Теләче) - 3 урын;
- 65 кг. - Имамиев Инсаф (Теләче) - 2 урын;
- 70 кг.- Гиниятуллин Ильдан (Теләче) - 1 урын;
- 80 кг.- Садыков Ильдан (Теләче) - 2 урын, Багманов Наиль (Олы Нырсы) - 3 урын;
- 90 кг. -Тимербаев Кәрим (Баландыш) - 1 урын, Габделхаков Камил (Шәтке)- 3 урын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев