Мәктәп театрына киң юл!
6 нчы декабрь көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе проекты кысаларында VI тапкыр үткәрелүче “ Мәктәп театрына киң юл!” дип исемләнгән конкурс - фестиваль узды.
Фестивальдә барлык мәктәпләр дә актив катнашты. Әлеге театр бәйгесендә яшь артистларыбыз 3 төркемдә (башлангыч, урта һәм югары сыйныфлар) ярыштылар. Театр сөюче укучыларыбызның сәхнә телләре камил, сөйләмнәре аһәңле, саф булуы эшне бәяләүчеләрдә уңай фикер калдырды. Актерлык серләренә төшендерүче укытучы- режиссерлар аеруча киемнәргә, сәхнә бизәлешенә игътибар итәргә тырышкан. Сәнгать коллективлары тарафыннан куелган әсәрләр укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә һәм балаларның актерлык осталыклары югары булуы да сизелә.
Театр фестивалендә катнашкан коллективларның эшчәнлеген жюри түбәндәгечә бәяләде:
1 нче төркем(1-4 сыйныф)
I. Балыклы
II. Олы Нырсы һәм Үзәк
III. Олы Мишә
2 нче төркем ( 5-8 сыйныф)
I. Теләче
II. Югары Кибәхуҗа һәм Кече Кибәхуҗа
III. Сауш
3 нче төркем ( 9-11 сыйныф)
- Баландыш
- Олы Мәтәскә һәм Шәтке
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев