Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Мәктәп театрына киң юл!

Районда Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе проекты кысаларында VII тапкыр үткәрелүче “ Мәктәп театрына киң юл!” дип исемләнгән фестиваль узды.

Фестивальдә барлык мәктәпләр дә актив катнашты. Әлеге театр бәйгесендә яшь артистларыбыз 3 төркемдә (башлангыч, урта һәм югары сыйныфлар) ярыштылар. Театр сөюче укучыларыбызның сәхнә телләре камил, сөйләмнәре аһәңле, саф булуы  эшне бәяләүчеләрдә уңай фикер калдырды. Актерлык серләренә төшендерүче укытучы- режиссерлар аеруча киемнәргә, сәхнә бизәлешенә игътибар итәргә  тырышкан. Сәнгать коллективлары тарафыннан   куелган әсәрләр укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Балаларның актерлык осталыклары югары булуы да сизелә.

Театр фестивалендә катнашкан коллективларның эшчәнлеген жюри түбәндәгечә бәяләде:            

1 нче төркем (1-4 сыйныф):

I. Балыклы

II. Олы Тиләҗе, Теләче

III. Орымширмә, Иске Җөри, Алан

2 нче төркем ( 5-8 сыйныф): Гран при – Теләче

I. Олы Нырсы

II. Шәтке, Үзәк , Югары Кибәхуҗа

III. Баландыш, Олы Мәтәскә. Алан һәм Сауш

3 нче төркем ( 9-11 сыйныф):

I.  Олы Мишә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев