«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.
Беренче сыйныфка баручы 124 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды.
Райондагы күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган балалар да читтә калмады. Аларга сертифакатлар бирелде.
Чарада район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Россия Федерациясе җыены Дәүләт Думасы депутатлары Рөстәм Калимуллин һәм Марат Нуриев та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев