Медицина оешмаларына транспорт тапшырдылар
Казанда медицина оешмаларына транспорт һәм компьютер техникасы тапшыру тантанасы булды.
Сертификатларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
"Сәламәтлек саклау системасында иң мөһиме – кешеләр, - дип билгеләде ул. - Әмма аларның үз эшләрен тиз, нәтиҗәле һәм сыйфатлы башкару өчен мөмкинлекләре булырга тиеш".
Чарада республикадан 39 медицина учреждениесе 100 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 40 җиңел автомобиль алды. Исемлектә Теләче район үзәк хастаханәсенә дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев