Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәмгыять

20 август көнне Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Теләчегә килде.

Ул “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”  акциясе кысаларында беренче сыйныфка  баручы сабыйларга мәктәп букчаларын тапшыру тантанасында катнашты. Бәйрәм чарасында әлеге акцияне үткәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасарлары,  “Газпром трансгаз Казан” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе  Максим Андриянов, Рәсәй  Федерациясе Дәүләт Думасы  депутаты  Борис  Менделевич ярдәмчесе Яна Сеюкова һәм “Сабагаз” эксплуатация- җитештерү идарәсе  җитәкчесе Ирек Мөхетдинов  бар иде.    Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шайхразиев сүзләренчә, балаларның беренче сыйныфка барулары әти-әни өчен иң дулкынландыргыч вакыйга.

“Бөтен республика буенча уку елына әзерлек чараларының соңгы эшләре алып барыла. Август аенда педагогик конференция дә үткәрдек, максатлар билгеләдек. Берничә көннән мәктәпләр үз ишекләрен ачачак”, - диде  премьер-министр урынбасары.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев