Максат - күбрәк акча кереме алу
Бу көннәрдә районыбыз хуҗалыклары тулы куәткә терлек азыгы әзерләүгә кереште. Җаваплылыклары чикләнгән “Чулпан”, “АгроЛак” ширкәтләрендә, “Алан” акционерлык җәмгыятендә бу эшне оешкан төстә башлап җибәрделәр.
Район авыл хуҗалы һәм азык - төлек идарәсеннән 10 июнь иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, районыбыз хуҗалыклары 4500 тонна сенаж әзерләп өлгергән инде. Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бер баш шартлы терлеккә минимум 40 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куела.
Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, “Шәрәфиев Р.З.” шәхси предприятиесе һәм “Алан” акционерлык җәмгыяте кырларында булып, терлек азыгы әзерләү, игеннәрне тәрбияләү эшенең белән барышы белән танышты.
Йөреш вакытында әзреләнә торган терлек азыгының сыйфатына, игеннәрне тәрбияләүдә технологик процессларга һәм аларның фәнни нигездә, төгәл үтәлешенә зур игътибар бирергә киңәш итте. Кызганыч, хуҗалыкларда эш куелышы бер дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә дә хуҗалыкларның хезмәт нәтиҗәләре төрлечә. Гәрчә төп максат - кырларда нәтиҗәле хезмәт куеп, мөмкин кадәр күбрәк акча кереме алу булса да.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 10 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, бүген районда 33800 гектар иген мәйданнары - чүп үләннәренә, 23100 гектарда - авыруларга, 21400 гектарда - корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелгән. 27400 гектар иген мәйданнары яфрактан тукландырылган.
Милли бәйрәмебез Сабантуйга берничә көн кала “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия тарафыннан чәчүлекләр кабул итеп алынды һәм башкарылган эшнең сыйфаты буенча хуҗалыклар арасында урыннар чыгарылды. Беренче урынны - “Алан” акционерлык җәмгыяте белән “Август - Теләче” ширкәте игенчеләре яуласа, икенче һәм өченче урыннарга - “Низамов М.Х.” крестьян- фермер хуҗалыгы белән җаваплылыгы чикләнгән “Игенче”ширкәте хезмәтчәннәре лаек булды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев