Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Милли тәрбия бирү төп бурыч

Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз.

 Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен “Бирнә җыю” белән башлап җибәрдек. Зурлар төркеме балалары татар халык киеменнән, колгалар тотып, “Сабантуй” җырын җырлап Полевая һәм Дальняя урамнарыннан “бирнә” җыеп йөрделәр.
Эле-электән үк әби-бабаларыбыз “бирнә” гә күкәй, яулык, чиккән сөлге, тастымал, төрле материаллар бүләк иткәннәр. Безгә дә берсеннән- берсе матур сөлгеләр, төрле бүләкләр, хәтта йомырка да бирделәр.
Балалар киләсе көнне булачак “Сабантуй” бәйрәменә чакырдылар. Теләче халкы елмаеп каршы алды,матур теләкләрен әйтеп озатып калдылар.

Балалар бакчасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев