Мотоцикл, скутер, велосипед – уенчык түгел!
Соңгы еллардагы җәйләрнең статистикасы коточкыч – бөтен ил буйлап квадроцикллар, мотоцикллар, питбайклар белән идарә итүче балаларның үлеме, гомерлеккә имгәнү очракларын санасаң, чыннан да, чаң кагарлык.
Мондый транспорт чараларын балаларга я әти-әниләре, әби-бабалары, я туганнары сатып алып бирә. Ләкин балагызны шатландырырга теләп, аңа үлемгә китерә торган уенчык тоттыруыгызны аңлыйсызмы сез?!
Әти-әниләр, исегездә тотыгыз! Машина йөртү таныклыгы булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, бигрәк тә 16 яше тулмаган балагыз мототранспортта йөргәндә авариягә тарый икән, бу очракта сез җавап бирәчәксез.
Шунысы да мөһим: скутерга идарә итүче үсмерләр күп очракта кечкенә балаларны пассажир итеп йөртә. Монысы тагын да куркынычрак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев