Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Наркотикларсыз тормыш

1 июньнән 27 июньгә кадәр республикада, шул исәптән районда наркотикларга каршы көрәш, аларның законсыз әйләнешен булдырмау һәм аларны кисәтүгә багышланган “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән профилактик Айлык бара.

Моның белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. Законсыз наркотиклар әйләнешен контрольдә тоталар.  Шулай ук наркотик сатучылар турында “Кайнар линия”гә - 8843 (291 - 20 - 02) һәм район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә - 2-00 - 02 номерына шалтыратып халык үзе хәбәр итә ала.  Табиблар исә үз өлкәсендә көрәш алып бара. Алар кисәтү чаралары уздыралар, мәктәпләрдә, югары уку йортларында махсус тестлар ярдәмендә медицина тикшерүләре үткәрәләр. 26 июнь - Халыкара наркоманиягә һәм законсыз әйләнештәге  наркотикларга каршы көрәш көне. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 1987 елгы карары нигезендә, 1988 елдан бирле билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев