Ничек тату һәм дус булырга?
9 февраль көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә “Дус - тату сыйныфның серләре” дип исемләнгән традицион республикакүләм ярышның район этабы булып үтте.
Гаилә һәм мәктәп бердәмлегенең гүзәл үрнәге булган ярышта укучылар һәм әти-әниләрдән торган (ата - аналар комитеты әгъзалары) 11 команда көч сынашты. Ярыш үзе - ”Визит карточкасы: Безнең дус - тату сыйныф!”, “Дус - тату сыйныфның серләре” күргәзмәсе”, “Иҗадый номер” (Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган, “Хәтер. Батырлык һәм каһарманлык” дип аталды) һәм “Бердәм тәрбия мохиты” (әти - әниләр, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия эшләре буенча киңәшченең бердәм эшчәнлеген үз эченә ала) кебек этаплардан гыйбарәт иде.
Аларның эшчәнлегенә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.
Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта призлы урыннарга Үзәк, Олы Мишә һәм Иске Җөри урта мәктәпләре укучылары һәм аларның әти-әниләре лаек булды. Бу командаларга мактау грамоталары, акчалата сертификатлар тапшырылды. Калган мәктәп командалары, төрле номинацияләрдә җиңү яулап, катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр.
Аларны һәм җиңүче сыйныфларны, әти-әниләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев