Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Өченче номерлы балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге буенча чара узды

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге буенча, театр көне уңаеннан, театральләштерелгән тамаша узды.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тамашачыларга репортажлар һәм турыдан-туры сораулар белән телевизион тапшыру форматында постановка тәкъдим иттеләр. 

«Алдынгылар хәрәкәте» активистларының алып баручылар һәм экспертлар ролендә чыгыш ясады, балаларга юл  куркынычсызлыгы буенча кыйммәтле киңәшләр бирде.

Чарада шулай ук ДБУның Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Гүзәл Ягъфәрова да катнашты. Ул балаларга юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыру өчен мондый иҗади форматларның мөһимлеген билгеләп үтте. 

Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм файдалы белемнәр алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев