Өч көннән-өч көнгә нәҗтиҗә ясала
Районыбыз кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Арада “экватор сызыгы”на җитеп килүче хуҗалыклар да бар. Берничә көн дәвамында явып киткән яңгырлар игенче-механизаторларга бераз ял итеп алырга, комбайннарын бер кат күздән кичереп чыгарга мөмкинлек бирде.
Исегезгә төшерәбез, район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә, урак һәм көзге кыр эшләре алдыннан урыннарда намуслы һәм фидакарь хезмәт куючы игенче-механизаторлар өчен кызыксындыру чаралары булдырган иде.Урак барышында механизаторларның өч көнлек хезмәтенә өч көннән өч көнгә нәтиҗә ясалып, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары, кызыксындыру премияләре өчен сертификатлар тапшырылып барыла. Аларның читаттагыларын, 19 август көнне, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов тапшырды. Бу көнне әлегедәй бүләкне алар кулыннан Айнур Вафин белән Ирек Гәрәев (“Таң” ширкәтеннән), Ренат Гатауллин белән Марат Вәллиуллин (“Алан” ширкәтеннән) кабул итеп алды. Моннан тыш, район җитәкчесе җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте басуларында да булды, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев