«Очрашу полосасы” профилактик чарасы үтәчәк
Каршы як полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатында 22 августтан 31 августка кадәр “Очрашу полосасы” профилактик чарасы үткәреләчәк.
Татарстан Республикасында 2025 елның 7 аенда каршы як полосага чыгу сәбәпле, 134 юл-транспорт һәлакәтендә 56 кеше һәлак булган һәм 223 кеше җәрәхәтләр алган.
Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып киткәнче, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының ерактан һәм узып китү процессында җитәрлек дәрәҗәдә буш булуына ышанырга тиеш, ә «Обгон тыелган» юл билгесенең гамәлдә булу зонасында тоташ сызык булганда, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда каршы як полосага чыгу тыела.
Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә административ штраф салына яисә дүрт айдан алып алты айга кадәр вакытка транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозу кабат башкарылган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.
Дәүләт автоинспекциясе Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы булырга чакыра! Юлларда сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев