Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Очрашу полосасы” профилактик чарасы үткәрелде

Каршы як полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, 22 августтан 31 августка кадәр республикабыз юлларында “Очрашу полосасы” профилактик чарасы үткәрелде.

Быелның җиде аенда республикабыз юлларында каршы як полосага чыгу сәбәпле, 134 юл-транспорт һәлакәтендә 56 кеше һәлак булган һәм 223е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Мисал өчен, 21 август көнне Казан Шәмәрдән юлында (Питрәч районының Пановка авылы янәшәсендә) “Киа - Рио” автомобиле белән “ВАЗ - 2114” автомобиле бәрелешә. Бәрелеш шулкадәр көчле була ки,”ВАЗ - 2114” автомобиле каршы як полосадан килүче “Дэо - Некси” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, авариядә ике бала үлә, алты кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Беренчел тикшерүләр буенча, “Киа - Рио” автомобиле йөртүчесенең каршы як полосага чыгуы билгеле.

Исегезгә төшерәбез, моңа охшаш һәлакәт 10 август көнне Апас районында теркәлгән иде. Биредә “Хундай Солярис” “Хонда” һәм “ВАЗ - 2110” автомобильләре белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, Япония машинасы салонындагы ике бала - пассажир үлә. Беренчел тикшерүләр күрсәткәнчә, “Хундай Солярис” йөртүчесе алда барган машинаны узар өчен каршы як полосага чыга. Үз полосасына кире кайтканда ул идарәне югалта һәм “Хонда” машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешә.

Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып киткәнче, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының ерактан һәм узып китү процессында җитәрлек дәрәҗәдә буш булуына ышанырга тиеш, ә “Узып китү тыелган” юл билгесенең гамәлдә булу зонасында тоташ сызык булганда, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда каршы як полосага чыгу тыела.

Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә административ штраф салына яисә дүрт айдан алып алты айга кадәр вакытка транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозу кабат башкарылган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү карала. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев