Өлкәннәр йортында булдык
Без , «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге хезмәткәрләре, Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йорты»нда булып кайттык.
Баруыбызның сәбәбе – Баландыш авылында узган «Түгәрәк уен» фольклор бәйрәмендә үрелгән себеркеләрне тапшыру. Шулай ук, күчтәнәч итеп бал биргән районыбыз эшмәкәре Ильяс Нотфулла улы Ибраһимовка да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
- Без Теләчеинформ" мәгьлүмат үзәге белән даими элемтәдә торабыз. Алар безгә гел күчтәнәчләр белән киләләр. Бүгенге көндә без 83 әби-бабайга хезмәт күрсәтәбез. Сезгә бик зур рәхмәтләребез!, – диде безне каршы алган, әлеге оешмада эшләүче Альбина Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев