Җомга көнне Теләчедә сөлге җыячаклар
Сөлге җыю (халыкта аны икенче төрле бирнә җыю дип тә йөртәләр) милли бәйрәмебез Сабантуйның төп атрибутларының берсе. Аны гадәттә иртәгә Сабантуй дигән көнне җыйганнар. Хәзер берничә көн, бер атна алда җыючылар да бар. Мисал өчен, быел Теләче авылында аны 2 июнь көнне 17.00 сәгатьтә җыя башлаячаклар.
Шушы уңайдан, 30 май көнне муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин җитәкчелегендә киңәшмә булып үтте. Сабантуйга сөлге җыюны оештыруга җаваплы оешма-предприятие вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә тәҗел мәсьәләләр каралды. Мәсәлән, быел Теләчедә сөлгене гармунчылар катнашында алты бригада җыячак. Хөрмәтле райондашлар, сөлге җыючыларны якты йөз, күркәм бүләкләр белән каршы алыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев