Паспортлы булдылар
Район яңалыклары

Паспортлы булдылар

Бүген 1 декабрь - «Бердәм Россия» партиясенең туган көне уңаеннан, гражданлык хәле актларын теркәү секторында районның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашкан чарага районның төрле авылларыннан 5 укучы һәм аларның әти-әниләре дә килгән иде. 

Паспорт алган егетләр һәм кызларның тормыш юлы  әле башлана гына. Аларга туганнарының һәм якыннарының барлык өметләрен акларга, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне сакларга һәм ныгытырга, киләчәк буыннар өчен үрнәк кешеләр булып яшәргә язсын!


Нет комментариев