Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 августка алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге комбайнчылар соңгы биш көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Игеннәрне суктыруда:
Беренче урында - Ринат Исламетдин улы Афзалов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән;
Икенче урында - Ильяс Илдар улы Җәләлетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;
Өченче урында - Рәмис Рифхәт улы Хәнәфиев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче”” шикәтеннән.
Игеннәрне теземнәргә салуда:
Беренче урында - Радик Яхъя улы Нәбиуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән;
Икенче урында - Рамил Рәфкать улы Сибгатуллин белән Айрат Исмәгыйль улы Сабиров - “Алан” ширкәтеннән.
Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте комбайнчысы Ринат Исламетдин улы Афзалов иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев