Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге комабайнчылар соңгы биш көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәләргә эшләүчеләр булып танылдылар.
Игеннәрне суктыруда:
беренче урында - Шигаев Данил Михайлович - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;
икенче урында - Ильяс Илдар улы Җәләлетдиноав - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;
өченче урында - Ренат Рәфәгать улы Гатауллин - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;
өченче урында - Айрат Рәшит улы Шәкүров - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан.
Җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәте комбайнчысы Шигаев Данил Михайлович иң күп икмәк суктыручы буларак Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев