Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Профилактик чара үткәрделәр

23 марттан мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Торак пунктлардагы юлларда да киеренкелек бермә-бер арта. Чөнки каникул вакытында балалар күп вакытларын урамда уздыралар.

 Бүген Теләче авылының үзәк урамында Теләче урта мәктәбенең “Яшь армия”, Иске Җөри урта мәктәбенең яшь юл хрәкәте инспекторлары, Беренчеләр хәрәкәте вәкилләре - юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Кыямов, Саба районы  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм Иске Җөри урта мәктәбенең ЮИД оешмасы җитәкчесе Наилә Бәдриева  “Язгы каникуллар” дип исемләнгән профилактик акция үткәрде.

Акция  барышында алар автомобиль йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм яшьтәшләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, аларга жилетлар, яктылык кайтару элементлары, үз куллары белән ясаган белешмәлекләр өләштеләр. 

Акция барышында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев