Профилактик чара үтте
Яктылыкның иң кыска, караңгылыкның иң озын хөкем сөргән чорына - ноябрь аена аяк бастык.
Бу чор һәм табигать шартлары (яңгыр, карлы-яңгыр, буран, томан, юллардагы бозлавык, кар көртләре) юлларда йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бердәй уяулык, осталык һәм яктылык кайтару элементлары белән тәэмин ителүне сорый. Өстәвенә, бу көннәрдә балалар көзге каникулга туктады. 28 ноябрьдә башланып киткән “Көзге каникул” дип исемләнгән профилактик атналык 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шушы вәзгыятьне күздә тотып, бүген, ягъни 3 ноябрь көнне, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Кыямов белән “Юл хәрәкәте иминлеге” юл хрәкәкәте бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова Теләче авылының үзәк урамында (Ленин урамы) профилактик чара үткәрделәр. Чара барышында алар транспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр белән профилактик әңгәмә корып, аларга яктылык кайтару элементлары булган жилетлар, яктылык кайтару элементына ия булган ленталы фонарьлар һәм белешмәлекләр (памяткалар) тараттылар.
Агымдагы елның 9 аенда республикада 16 яшькә кадәр булган балалар белән бәйле 331 юл-транспорт хәрәкәте теркәлгән, шуларда 11 бала үлгән, 348е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Быел республикабыз юлларында 6 бала-пассажир үлгән. Автоинспекция хезмәткәрләре балаларны автотранспортта дөрес итеп йөртү буенча урынлы борчылалар. Шуңа да бала-пассажирлар йөртүче шоферлар аларның ныклы игътибар үзәгендә.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев