Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Путинның Тәбрикләү хаты тапшырылды

Бүген, ягъни 14 июнь көнне, Теләче авылында яшәүче Хәбир Хәлил улы Хәлиловка 95 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараковлар тәбрикләде. Юбилярга Россия Федерацияcе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты, җылы юрган тапшырылды.

Хәбир абый хәләл җефете Шәфыйка апа белән районыбызның Үзәк бистәсендә гомер итә, дус-тату гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе гомерләренең күпчелек елларын данлыклы Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында эшләп үткәрләр. Хәбир абый яшьрәк чакта моторист булып эшли. Үзәк бистәсен, җитешетерү объектларын электр энергиясе белән тәмин итүдә зур көч куя, соңрак терлекчелекә - дуңгызчылык комплексында хезмәт куя, шуннан лаеклы ялга китә. Ни кызганыч, Шәфыйка әби мәрхүмә инде,  берничә ел элек гүр иясе булды. Хәбир абый бүген ялгызы яши. Аңа ялгызлыкны онытырга, тормыш авырлыкларын җиңәргә социаль хезмәткәр Гөлназ Харисова ярдәм итә. Гөлназ Мансур кызы аны азык-төлек, дарулар белән тәэмин итеп тора, ашарына пешерә, өен җыештыра.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев