Радист Ситдыйк
25 август көнне Түбән Саурыш авылында яшәүче Ситдыйк Газизулла улы Газизуллинга 95 яшь тулды.
Бу уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты, чәчәкләр, истәлек бүләге тапшырылды. Илбашы бүләген юбилярга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов тапшырды.
Тантаналы мизгелләрне Ситдыйк аганың куанычын хәләл җефете Рима апа, балалары һәм оныклары бүлеште. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быел апрель аенда Ситдыйк аганың хәләл җефете Рима апа үзе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.
Алар дус-тату гаиләдә итәк тутырып (биш бала) тәрбияләп үстергәннәр. Тулы бер оя. Ситдыйк ага үз гомерендә күп төрле хезмәт һәм вазифалар башкара, шулай да күпчелек гомерен туган хуҗалыгында игенче-механизатор булып эшләп үткәргән. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка киткән әтисе, Днепр елгасы ярында башын сала. Соңгы хатын да ул шунда барган каты бәрелешләр вакытында язган. Шуңа да, башка яшьтәшләре кебек, яшүсмер Ситдыйкка да балачактан ук кул арасына кереп, эшләп үсәргә туры килә. Ул җәен “Герой” колхозы кырларында чүп утый, ат белән җир тырмалый, сукалый, кыш көннәре урман кисә, ташый. Соңрак шул ук колхозда табельщик, кассир, счетовод кебек җаваплы эшләр башкара. Армия хезмәтеннән соң (Украинада дүрт ел да сигез ай хезмәт итә, хәрби аэродромда радист хезмәтен башкара) Биектау районының Усад авылында урнашкан тракторчы-комбайнчылар әзерләүче курсларны тәмамлый. Аннан соң Алтай краена чирәм җирләрне күтәрергә чыгып китә. Биредә ике ел эшләгәч,, туган ягына кире кайтып, Икшермә авылында урнашкан машина-трактор станциясенә комбайнчы буларак эшкә урнаша. Монда бер ел эшләгәч, туган хуҗалыгына - Ленин исемендәге колхозга кайта, монда да комбайнчы хезмәтенә алына. Һәм 1954 елдан башлап, 1984 елга кадәр хезмәт куя. Шул елларда ул районның Иң яхшы комбайнчыларының берсе булып таныла. Ул вакытта куйган намуслы фидакарь хезмәте өчен хезмәт ветераны Ситдыйк ага республикабызның “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә, күпсанлы “Социалистик ярыш җиңүчесе” Хезмәт ударнигы” кебек күкрәк билгеләренә һәм биш ел саен Бөек Җиңүгә багышлап чыгарылган юбилей медальләренә лаек була.
Фәнил Гаязов .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев