Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Раиф Гаязов: “Җигули бар иде биш меңгә, ансы миңа эләкмәде...»

Бүгенге кунакларыбыз - Саба районы Кибәче авылында гомер итүче Раиф - Римма Гаязовлар һәм Питрәч районы Пановка авылыннан Владислав Чернов. 3 дәрәҗә Хезмәт даны һәм Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән Раиф абый бик җор телле булып чыкты, күңелле сөйләшеп утырдык. Аларның тормыш юллары белән таныштык. Көлештек тә елаштык та...

Каян килеп редакциягә килеп керде чит район кешеләре дисәгез, хәзер аңлатам. Җиңү көне уңаеннан районда узучы техника парадында “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге исеменнән катнашты алар быел. Әлеге машинаның тарихы  кызыклы, Раиф абый тузды инде (маторы шакылдаган була), сүтеп атарсың, дип Владиславка бирә. Владислав машинаны сүтеп атарга ашыкмый, шуннан соң  алар кирәкле җихазларын сатып алып,  аңа яңа сулыш өрәләр. Менә шулай итеп, 1980 елда алынган москвич әле дә йөреп тора.

Тумышы белән Кибәче авылыннан булган Раиф абый гомере буе Әбде хуҗалыгында эшли. Римма апа Кибәчедә дуңгыз фермасында (үзе Теләче районы Туктамыш авылыннан). Шушы Әбде якларында танышалар да. Дүрт балага (өч кыз, бер малай) гомер бирәләр. Төпчек малайларына гына озын гомер насыйп булмый... 

-Бөтен тормыш Римма өстендә иде,-  ди гаилә хуҗасы.  - Дүрт бала, өй тулы мал, карт әни, ике энесе дә безнең белән яшәделәр башта. Раиф ул кайтып кермәде, иртәнге дүрттә чыгып китә, төнлә 11 дә я 12 дә генә кайта иде,- дип өстәде Рима апа. Әле бит үзе дә фермада, маллар арасында.…

Москвичны каян, ничек сатып алдыгыз дигәч, Раиф абый кызык итеп сөйләде:

  • Ул вакытларда акчаны яшереп кенә җыярга өйрәндем. Элек бит стаж өчен бирәләр иде акча, аннары унөченче хезмәт хакы бар иде. 15 мең җыелгач, киттем машина алырга. Ул вакытта бирмиләр асат кына машинаны.  7 меңгә москвич  бирделәр.  Җигули бар иде биш меңгә, ансы миңа эләкмәде. Икенче кызыбыз Гүзәлия белән бер елгы булды ул, икесе дә 80 елгылар.

Римма апа да, Раиф абый да  бик ачык күңелле кешеләр. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң инде 50 ел гомер үтеп киткән. Тормыш авырлыкларын, язмыш сынауларын күрүгә карамастан, шат йөзле, нык рухлы булып кала алганнар алар.   Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган  Гаязовлар гаиләсенә  алдагы көннәрендә дә балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Зөлфия Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев