Кичә район башлыгы Айрат Фатхуллин, Теләче район үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашты.
Биредә агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, планнар һәм бурычлар билгеләнде. Очрашуның иң күңелле мизгеле булып Теләче үзәк район хастаханәсенең ультратавыш диагностикасы табибы Ирина Петровна Рачковага исеме Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклык тапшыру булды.
Бу югары бүләк-Ирина Петровнаның күпьеллык намуслы хезмәтен бәяли.

Нет комментариев