Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда зур югалту

Районыбыз зур югалту кичерә: күп китаплар авторы, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән олы шәхес - Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы мәңгелеккә арабыздан китте.

Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә яшәр. Туганнарының авыр  кайгысын уртаклашабыз. Хушыгыз, Дания апа...

Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы 1952 елның 2 гыйнварында Олы Тиләҗе   авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылларында ала. Иске Җөри авылында урта мәктәпне тәмамлый. Читтән торып укып,  Казан дәүләт финанс- икътисад институтында һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем алган.

Дания Заһретдин кызы хезмәт юлын 1975  елда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләүдән башлый. 

1984 елда Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби фонд оешмасына эшкә күчә. Күренекле язучылар белән аралашу, иҗат остаханәләре эшендә якыннан торып катнашу яшь каләмнең әдәби осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый: матбугатта аның әдәп-әхлак, балалар тәрбиясе, тирә-як мохитне саклау темаларын үзәккә алып язган «Исәнме, чишмәм!», «Авыл апасы», «Ташлыяр карлыгачы», «Үз дигәнем» кебек хикәяләре дөнья күрә.1991  елда Д.Гайнетдинованы «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенә эшкә чакыралар. Биредә балалар редакциясенең өлкән мөхәррире була. Татар һәм чит ил язучылары әсәрләре, аерым алганда, Ләбибә Ихсанованың «Җир астында җиде көн», Нияз Акмалның «Көтелмәгән кунак», Рабит Батулланың «Салават күпере», Сент-Экзюпериның «Нәни принц» повестьлары буенча радиопостановкалар эшләп, үзенчәлекле тапшырулар оештыра.

Д.Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итә. Күп кенә шигырьләре көйгә салынган. («Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер»,«Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда»һ.б.). Сынлы сәнгать белән кызыксына. Ул майлы буяу белән киндергә табигать күренешләрен төшерә, натюрмортлар, балчыктан әвәләп сыннар ясый. Сын-рәсемнәре Алмания, Төркия, Финляндиядә, Россиянең төрле төбәкләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана, шәхси һәм катнаш сәнгать күргәзмәләрендә тамашага куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев