Райондашларыбыз иҗаты
Районыбызда иҗатны яратучы, күңелендәгене шигьри юлларга салучы якташларыбыз бик күп. Ләйлә Миңнебаева шигырен тәкьдим итик әле бүген сезгә.
Кечкенәдән өйрәттеләр безне
Кеше көләр, алай ярамый.
Олыларны үрнәк итеп ал, дип,
Юлыңда бул, артка карамый.
Кеше сөйләр, бар да яхшы булсын,
Көлдермәгез юкка кешене.
Тырышыгыз, эшең - миңа булса,
Өйрәнүең - сиңа эшеңне.
Йокламагыз кояш караганда,
Соң кайтмагыз, иртә торасы.
Хәзер менә бик йоклыйсы килә,
Тик гадәтне ничек бозасы.
Иртә тордык, эшләп үстек без дә,
Көлдермәдек кебек кешедән.
Тик барыбер, сәбәп, сәбәпсезгә,
Көлгәннәрдер безнең ишедән.
Ял итәргә туктамыйча гына
Эшем беткәч ялны итәм, дип.
Тырыштык та кебек җәлләмичә
Көчләр беткәч, арып туктадык.
Ярадыкмы икән калганнарга,
Әллә алар бездән көлгәнме?
Безнең белән бергә булганнар да,
Эшләгән күк кенә торганмы?
Ярап булмый икән, беркемгә дә
Тырышмагыз, алай кирәкми.
Вакытында эшләп, ял да итеп,
Сау -сәламәт булу кирәкле.
Әти - әни киңәшләрен тыңлап,
Тормыш мине шуңа өйрәтте.
27.05.2023 Ләйлә Фәрит.
Чыганак: https://vk.com/id524457696
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев