Раштуада бар да күңелле һәм тәмле
Бүген барча православия дөньясы Раштуа (Рождество) бәйрәмен билгеләп үтә.
Әлеге уңайдан бүген, кичке сәгатьләрдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда күңелле мәдәни чара узды. Чарага килүчеләрне Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин тәбрикләде. Бирегә килүчеләр район мәдәният йорты үзешчәннәренә, фольклор коллективларга кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты.
Бәйрәм чарасы турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев