Рахимовлар гаиләсе Теләче районының лаеклы вәкилләре
27 август көнне, Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.
Быел Теләче муниципаль районын Шәтке авылыннан Васил һәм Вәсимә Рәхимовлар тәкъдим итте.
49 ел бергә тигезлектә гомер кичергән Рәхимовлар гаиләсе районыбының яшь гаиләләренә үрнәк гаилә булып тора.
Гаилә башлыгы Васил Хафиз улы 1951 елда Саба районының Шәтке авылында туып, урта мәктәпне тәмамлагач, Совет Армиясе рәтләрендә хезмәт итеп, хемәт юлын “Большевик” колхозында шофёр буларак башалап җибәрә. 1975 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында агроном, механик хезмәтләрен башкара.
Вәсимә Шәмсевәли кызы 1952 елда Шәтке авылында туып үсә. Мәктәп тәмамлап хезмәт юлын туган колхозында сыер саучы булып башлап җибәреп, лаеклы ялга чыкканчы 41 ел хезмәтенә тугры кала.
Васил абый белән Вәсимә апа 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Бүгенге көндә уртанчы улларының махсус хәрби операциядән җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтуын күрү теләге белән көн күрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев