Сайлауларның барышы белән таныштылар
Район яңалыклары

Сайлауларның барышы белән таныштылар

Теләче районында сайлауларның барышы белән Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов та таныша.

Алар район башлыгы Айрат Фатхуллин белән берлектә, Олы Нырсы авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында булып, сайлаучылар белән аралашты.

Биредә, башкалар белән беррәттән, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Раушан Райхан улы Сафин да үз тавышын бирде.

- Илебездә тынычлык булсын. Җиңү безнең якта булачак. Сайлауларда һәрчак катнашам, - ди ул.


Нет комментариев