Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Саклык комачау итми

Балаларның көтеп алынган язгы каникул чоры җитте. Бу көннәрдә аеруча саклык чараларын онытмау зарур.

Язгы каникуллар – ул балаларның күбрәк вакытларын урамда үткәрү, велосипедта, самокатта йөрү арта. Кызганычка каршы, моның никадәр куркыныч булуын кайберәүләр аңлап бетерми. Статистика мәгълүматларына караганда, нәкъ менә каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары арта. Балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Бу уңайдан укытучылар, без әти-әниләр  балаларыбызга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсак иде. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга  ярамаганлыгын да истән чыгармыйк. "Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен һәр ата-ана балага даими рәвештә юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатларга тиеш: Юл кичүе: юлны җәяүлеләр кичүе (“зебра”)  аша гына чыгарга. Шунсын да искәртәсе килә, юл аша чыкканда, җәяүлеләр кичүе аша велосипедтан, самокаттан төшеп чыгу, кичке якта яктырткыч элемент кию, юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта административ жаваплылык каралган. Балаларга тротуарларда һәм махсус җиһазландырылган юлларда гына велосипедта йөрергә киңәш ителә", - диеп еш искәртә районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре.. Гади кагыйдәләрне үтәү күңелсез хәлләрне булдырмаска һәм мәктәп каникуллары вакытында балаларыбызның сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк. Игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз балалар  иминлегенең нигезе булып тора!

Илнур Хамидуллин, район юл куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев