Шәмсенур апа Закирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды
Шәтке авылында яшәүче Шәмсенур апа Закирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән балалары һәм район җитәкчелеге дә тәбрикләде.
Шәмсенур апа Шәтке авылында туып үсә. Балачагы җиңелләрдән булмый. Мичтә җыелган корымны савытка тутырып язалар, ул кипкәч очып бетә. Язарга дәфтәре дә булмый. Әтисе беренче көннәреннән ук сугышка китә, шуннан кызына кәгазь кисәкләре җибәрә торган була. Өйдә урын өстендә ята торган әбиләре була. Аның киемнәрен елга буена туганы белән алып төшеп юалар, әнисе пешереп калдырган сөтле ашны ашаталар. Сугыш беткәч әтисенең вафат булган хәбәре килә.
18 яше тулгач ул армия сафларыннан әнисе вафат булу сәбәпле ялга кайткан авылдаш егете Исмәгыйльгә тормышка чыга. Бер үзе әлеге йортта тормыш көтеп кала. Салам түбәле йорттан су үтә, абзарларны алабута баскан була. Тормыш юлдашы да армия сафларыннан кайта. Бик тырыш кеше була, тимер, агач эшенә дә, тырышып тормыш көтәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев