Соклану катыш үкенү
«Могҗиза» театрынде шөгельләнүче балалар белән очрашудан соң туган шигырем, дип райондашыбыз Сиренә Гатиятова шигырь юллады безгә. Сезгә дә тәкъдим итәбез.
Соклану катыш үкенү
Күргәнем юк Сезнең кебек матурларны,
Көрәшләрдә җиңеп барган батырларны!
Йөзләрегез кояш кебек балкый сезнең,
Тырышсак та алай барып чыкмый безнең.
Чын ихластан сөйләшәсез- сокланырлык!
Ә безнең соң нәрсәбез бар мактанырлык?
Уфтанудан - зарланудан тәм табабыз,
Әйтерсең лә, котылырга юк чарабыз.
Елмаясыз - ул елмаю искитмәле!
Югалтмыйча хәтеремдә саклыйм әле.
Күпме байлык иясе сез, керсез җаннар,
Саләмәтлек белән генә борчулар бар.
Туялмыйсыз әниләргә рәхмәт укып,
Шатланасыз, алар йөрсә кулдан тотып.
Урыныннан тора алмаган балаларга
Чыксын иде, берәр тылсым, дәваларга!
Карашыгыз өмет тулы, бигрәк якты
Күңел бүген күп сорауга җавап тапты.
Без яшәргә өйрәнергә тиеш - Сездән!
Очрашулар насыйп булсын иде тиздән.
28.05.2023 Сиренә Гатиятова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев