Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сөткә бәя начар түгел

Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте белән “Алан” акционерлык җәмгыятенең терлекчелек комплексларында булып, эш барышы белән танышты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 11 августка алынган мәгълүматларга караганда, хәзер район хуҗалыкларында 70 тонна сөт җитештерелә.  Һәр сыердан 20,1 килограмм сөт савып алына. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 103% ка артыграк.  Иң мул сөтне “Алан” акционерлык җәмгыятендә савалар. Әлеге җәмгыять уңганнары көн саен 21 тоннадан артык сөт савып алуга ирешәләр. Бу районда җитештерелә торган сөтнең 30% ы. Биредә һәр сыердан савып алынган сөтнең күләме - 27, 4 килограмм.

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте хезмәтчәннәре көн саен 10, 4 тонна сөт савалар.  Биредә һәр сыердан савып алынган сөтнең күләме 20,4 килограмм тәшкил итә. 

“Шәрәфиев Р.З.” шәхси преприятиесендә, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгында  сөт җитештерү күрсәткечләре гаять түбән, аларга кичекмәстән тартылу, җитештерүчәнлекне арттыру зарур.

Азактан, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар белән очрашты. Биредә планда каралган ачы туфраклы җир мәйданнарын кичекмәстән известьләү, аларны тиешле нормаларга китерү, моның өчен финанс мөмкинлекләре табу мәсьәләләре күтәрелде. Алдагы еллларда да ачы туфраклы җирләрне известьлау эшен планга күбрәк кертү бурычы куелды. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев